понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                              Айсылу Нигъмәтҗанова

Журналист Андрей Максимов  һөнәри серләре белән бүлешә

19 май көнне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Россиянең танылган журналисты, драматург, Мәскәүнең телевидение һәм радиотапшыру институтында журналистика факультеты остаханәсе җитәкчесе  Андрей Максимов белән очрашу узды.


“Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген шулай туры килде – безнең очрашу Татарстан ГМЧлары бәйрәмендә үтә”, - дип журналист студентлар белән аралашуын ТР матбугат көне белән котлау сүзләреннән башлады.
Максимов сүзне озакка сузмыйча, очрашуның төп өлешенә күчте. “Журналист башка кешедән нәрсәсе белән аерылып тора?”, - дигән соравына үзе үк җавап та кайтарды, - 
“Ул кызыксынучан булуы белән үзенчәлекле. Әгәр дә сез таныш булган кешеләрегез арасында утырып та, бер сүз дә сөйләшмисез икән, димәк, бу эш сезнеке түгел. Сез фәлсәфәче, язучы, башка һөнәр иясе була аласыз, әмма журналист түгел. Журналист – ул сөйләшә белүче, телгә оста кеше”.
Әлеге теманы дәвам итеп, Андрей Максимов үз фикерләре белән бүлеште. Аның уенча, журналистика белән шөгыльләнә башлауның иң куркыныч сәбәпләре – ул ата-аналар кушу, яисә  җәмгыятьтә модада булу аркасында.
“Иң элек үзеңдә әлеге һөнәрне башкару өчен нинди сыйфатлар бар икәнлеген ачыкларга һәм шуннан чыгып, бәя бирергә кирәк.”  
Максимов  үзенең укыту тәҗрибәсе белән дә бүлеште. Бервакыт ул факультеттан журналист буларак күрмәгән 7 студентны куып чыгара: “Алар журналист була алмаслар иде. Әле күпләре миңа соңрак рәхмәт әйттеләр. Үзләрен башка һөнәрдә таптылар”, - дип үзенең әлеге адымын аңлатты. “Әгәр дә сез мөлаем, тыныч, тыйнак, аз сүзле кыз икән, журналистика белән шөгыльләнмәгез. Аннан кала да бик күп яхшы һөнәрләр бар. Әгәр дә сез таныш түгел кешеләр янына килергә оялсагыз, мәсәлән, миңа сораулар бирергә уңайсызлансагыз,  димәк бу эш сезгә туры килми,”- диде журналист.  
Очрашу барышында аралашуда булган төп хаталар күрсәтелде, аларны юкка чыгару, яхшы интервью серләре кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. “Интервьюның өч максаты бар. Мәгълүмат алу, мәгълүмат җиткерү һәм шуннан ләззәт алу. Әмма без һәрвакыт нишләптер соңгысын онытабыз,” – дип уйландырды Андрей Максимов.
Журналист үзе карый-укый торган газеталар һәм телеканаллар турында да сөйләде. “Мин басма матбугатны укымыйм диярлек, гадәттә, футбол, сәнгать яңалыкларын карыйм, сәяси ток-шоуларны карамыйм. “Шансон” радиосын тыңлыйм. Социаль челтәрләрнең җанатары  мин. Яңалыкларны шуннан беләм. Газетадан инде хәзер берәү дә яңалык укымый, чөнки алар иң соңгы булып хәбәр җиткерәләр”, - диде.
Очрашу барышында Андрей Максимовка бик күп сораулар бирелде, шулар арасында иң кызыклыларның берсе болай яңгырый: “Әгәр мөмкин булса, сез элек яшәгән кайсы шәхес белән очрашырга теләр идегез?”. “Андый шәхесләр икәү. Беренчесе – Христос, чөнки мин аның барлыгына ышанам. Ә икенче күрешергә теләгән шәхесем – Пушкин”, - диде Максимов.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендәге мастер-класстан соң, Андрей Максимов “Уникс”та ачык очрашу үткәрде, ә 20 майда КФУның Алабуга филиалында чыгыш ясады. 

Алынды: http://kpfu.ru/news/rossijskij-zhurnalist-andrej-maksimov-raskryl.html

Комментариев нет:

Отправить комментарий