понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                               Назлыгөл Мәсәлимова

Имтиханны бишкә бирү өчен 9 киңәш 



Сессия — һәр студентны кышкы йокысыннан уятып, ел буе укымаганны бер атнада үзләштерергә мәҗбүр итә торган вакыт. Һәм, билегеле инде, һәр студентның да имтиханын яхшы билгеләргә генә тапшырасы килә. Моның өчен нәрсә эшләргә соң? Сезнең игътибарыгызга тугыз “лайфхак” тәкъдим итәм. 

1) Иң беренче чиратта, сез укытучының исем-фамилиясен һәм нинди фән укытканын белергә тиеш. Әгәр дә вакыт-вакыт параларда күренгәләгән булсагыз — бу авыр булмас. Мондый хәлнең булганы юк икән инде, борчылмагыз! Төркемдәшләрегездән сораштыру үткәрегез. Имтихан алучы ни белән кызыксына, төс- кыяфәте нинди кебек сорауларга җавап алыгыз. Бер дә булмаганда уку йортының сайтына кереп фотосурәтенә күз төшерегез. 

2) Имтиханга бәйрәмгә килгән төсле киенегез. Укытучының сезгә карата карашы шундук үзгәрәчәк! Онытмагыз, имтихан — бәйрәм!

 3) Әлбәттә, күпчелек студентлар куллана торган әйбер — ул да булса шпаргалка. Имтиханга алып керә алмасагыз да, языгыз, ясагыз. Шпаргалка ясау барышында кирәкле мәгълүмат башыгызга сеңеп калачак. 

4) Әгәр башыгызда җил исә, билетка җавапны белмисез икән, каушамагыз. Ни беләсез, шуны бәйнә-бәйнә сөйләгез. Бертуктамый сөйләү, укытучыны аптырашта калдырачак. Сүз байлыгыгыз бетеп, укытучы әле дә нидер көтә икән инде, шуны ук, ләкин башка сүзләр белән кабатлагыз. 

5) Аз кулланылышта булган, чит тел сүзләрен кертегез. Имтихан алучы, барсын да белеп бетермәскә мөмкин. 

6) Акыллы кыяфәт ясарга онытмагыз. Энтузиазм белән сөйләгез. Бернигә ярамаган,буш сүз сөйләсәгез дә, курыкмыйча ышанып сөйләгез. Ахыр чиктә укытучыны да ышандыра алуыгыз мөмкин. 

7) Игътибарны башкага юнәлтергә тырышыгыз. Вакыт-вакыт ручка яисә карандаш төшерегез. Сезнең җавабыгызны аңламасын өчен тырышырга кирәк булыр. 

8) Вакытны сузыгыз. Һәркемнең дә үз планнары була. Шуңа да, укытучы ашыгырга мөмкин. 

9) Күбрәк мәгълүмат туплагыз. Имтихан барышында чит темаларга кереп китегез. Футбол, хоккей, гомумән укытучының кызыксынуларын яктырткан теманы күтәрегез. Шул очракта имтиханны бирдем дип сана. Имтиханда нәрсә эшләргә ярамый. Бернидә белмәсәгез дә килми калмагыз. Авырткан кеше кыяфәте ясап, алдамагыз. Имтихан алучылар барсын да аңлый. 

Әлеге киңәшләр сезгә булышырлар дип уйлыйм. 
Уңышлар! 

Https:// shkolazhizni.ru Школа жизни сайтыннан алынды

Комментариев нет:

Отправить комментарий