понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                    Назлыгөл Мәсәлимова

Сәламәтлегеңне саклыйм дисәң 

Сессия вакыты күп көч һәм әзерлек таләп итә. Шуңа да сәламәтлек какшамасын өчен тырышырга кирәк. Борчылудан авырулар барлыкка килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк икән соң?


Галимнәр фикеренчә, күп нәрсә кешенең ни ашауыннан да тора икән. Студентлар игътибарына.

Иң беренче, торуга кофе,сок түгел, ә чәй эчәргә кирәк. Чәйдә кеше организмына файдалы булган, башны эшләтүче катехин бар (органик матдә). Сизгәнегез бардыр, кайбер көннәрдә йокы килү, укырга теләк булмау, урыннан да торасы килмәгән чаклар була. Бу — организма катехинның җитмәү билгесе. Шуңы күрә, һәр иртән яшел яисә кара чәй эчеп көнне башларга кирәк.

Икенчедән, йомырка ашауны гадәткә кертергә киңәш ителә. Йомыркада В12 витамины һәм холин булуы, баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Көне буе организмны тонуста тота, яхшы кәеф өсти. Көнгә бер-ике йомыркадан да күбрәк ашарга ярамый. Зыяны булырга мөмкин.

Өченчедән, ризыкка тәмләткеч карри салырга кирәк. Ул баштагы уйларны рәткә китерә, фикерләү тизлеген арттыра. Шулай ук, хәтергә дә тәэсире аз түгел. Ә студентларга хәтер аеруча да кирәк. Күпме мәгълүмат сыйдырасы бар бит сессия чорында!

Дүртенчедән, банан бик файдалы булып исәпләнә. Баксаң ул нерв системасына тәэсир итә икән. Артык борчулар укуга комачауламасын өчен көн дә бер банан ашарга киңәш ителә. Ул нерв системасын ныгыта, проблемаларны ерып чыгарга көч өсти.

Бишенчедән, күпләр яраткан ризык — шоколад. Аның файдасы турында күпчелек белә. Юкка гына экзамен биргәндә, су һәм шоколад алып керергә кушмыйлар. Ул баш миен эшләтеп җибәрә. Шулай ук берникадәр дәрәҗәдә антидепрессант та булып тора.
Көн дә әлеге ризыкларны куллану баш миенен эшчәнлеген тулысы белән үзгәртүгә китерә.

Позитив уйлар, тиз фикерләү, яхшы хәтер —боларның барсын да тәэмин итәргә теләсәң биш ысул сиңа юлдаш булыр.

"Здоровье" сайтыннан алынды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий