понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                                Айсылу Хафизова


Әлмәт мэры боз эретергә чакыра


Әлмәт мэры Айрат Хайруллин шәһәрдә яшәүчеләрне үзенчәлекле итеп өмәгә чакырган. 


Мэр үзенең Instagram социаль челтәре битендә яшьләр арасында зур популярлыкка ия булган “Грибы” төркеменең “Тает лед” җырын үзгәртеп клибын урнаштыган.
Клипта Әлмәт урамнарында оригинал клиптагы сыман хәрәкәтләр башкаручы кулларына көрәк-себеркеләр тоткан ирләр катнаша. Видео Әлмәт шәһәренең экология департаменты ярдәме белән төшерелгән, һәм алар әйтүенчә, клипта катнашучылар оешмада эшләүчеләр.
Видеоклип нәтиҗәләре белән көттермәде, клипны караучылар “Красава!”, “Егетләргә булышасым килеп китте!” кебек коментарийлар калдырган. Әмма клипка бүленгән бюджетка шәһәрнең юлларын төзекләндерү дөресрәк булыр иде дип әйтүчеләр да булган.Әлмәт мэриясе исә, клипка бер тиен акча да китмәвен һәм юлларның һичшиксез төзекләндерүләрен вәгъдә итте.
Моңа хәтле “Тает лед” җырына татар яшьләре арасында пародияләр ясаучылар бар иде инде. Беренче булып пародияне ТР Дәүләт бию һәм җыр ансамбле артисткасы Адилә Заһидуллина ясады, ул җырның сүзләрен тәрҗемә итеп, татар Instagram’ын калфак киеп “Боз эри”  җыры белән шаулатты. Соңыннан Казан яшьләреннән җырга гына түгел, клипның үзенә дә пародия барлыкка килде, бу юлы пародиянең авторлары Fake U төркеме егетләре – Ислам Валиев, Туран Гатауллин һәм Байбуллат Батулла. Егетләр Әлмәт мэры кебек шулай ук җырның мәгънәсен үзгәртеп “Россиядә боз эри” дип аталган пародия ясаганнар.

Казан, 10 апрель, «Татар-информ»
Фото: malsimusic (Instagram)

Комментариев нет:

Отправить комментарий