понедельник, 22 мая 2017 г.

                                                                                    Назлыгөл Мәсәлимова

Тайпылдырма язмыш юлымнан



Бу дөньяда нинди генә хәлгә юлыккан кешене күрергә язмагандыр. Иртән торып укуга чыгып китүдән, кайтуга чаклы яңа кешеләр, төрледән-төрле язмышлар тарихына тап буласың. Әнә теге, урамда котып салкыннары булуына карамастан, җиңелчә генә киенгән хатын метрога юл тота. Үзенә кечкенә генә, бер җиде-сигез яшьләрдәге баласын иярткән, анысы исә калын итеп, әйбәт киемнәргә генә киенгән. Ә баксаң, ул ялгыз әни, ун ел элек ирен югалтып, берьялгызы бала үстерүче,  көн-төн өч эштә тир түгүче ана. Әнә, олы яшьтәге бер бабай култык таягына таянып, икенче кулы белән карчыгын җитәкләгән. Алар бәхетле күренәләр, бер-берсенә сиздермичә генә ярату тулы караш төшергәләп алалар. Бертуктамый елмаеп, әкрен генә аллея буйлап баралар. Каршыларында чыр-чу килеп оныклары йөгереп йөри, көләч йөзле малай бертуктамый сәпитенең педальләрен әйләндерә, кызу-кызу, тагы да кызуырак әйләндергән булып апасын уздырырга тырыша. Моны күргән “яшь пар” кет-кет көлеп, салмак кына атлавын бирә. Ерак түгел яшь кенә пар күренә. Кулга-кул тотынышып, ниндидер бер самими балалык чыккан йөзләрендә елмаю уйнатып, атлауларын беләләр. Аларга исә беркем дә кирәкми бу җирдә. Алар бер-берсенә карата мәхәббәтләренә бирелгән, башка берәүне дә күрмиләр. Кузгә-күз карашып, тыныч кына бер сүзсез баралар. Ә сүзләр кирәкми дә, бер-берсенә төбәлгән күзләр, эчләренә сыеп туймаган, яратулары хакында сөйли. Шашып ярату, беренче мәхәббәт, тугърылык, һичшиксез ышану, картлык көнендә оныкларны тәрбияләү, соңгы сүзләр, күз яше менә нәрсәләр чагыла әлеге күзләрдә.
Скамейкадан ерак түгел агачка сөялеп бер ир-ат тора. Телефонына текәлгән, аерыла алмый бертуктаусыз нидер яза, вакыт-вакыт сәгатенә күз төшергәләп ала. Каядыр ашыга күрәсең. Янындагы атынчыкта кечкенә генә баласы “Әти, этеп җибәр инде!”- дип, ялвара. Әтисе исә эшенә бирелгән, баланың тавышын ишетми дә. Җавапсыз калган бала, мөлдерәп торган күзләр белән әтисе янына килеп, “Әйдә кайтыйк, уйнап туйдым, әти”, дип, әкрен генә балагыннан тарта. Ә чынлыкта ир берүзе генә тәрбияләгән баласын ашату, киендерү өчен эшләргә мәҗбүр. Эш белән кадерле кызына вакыт та калмау дәрәҗәсендә. Кечкенә генә булса да кызчык моны аңлый күрәсең, сораулар белән йөдәтми, әкрен генә кулына тотынып, берсүзсез атлый бирә.
Метродан ерак түгел ике таякка таянган бер егет атлый. Һәр адымы авырлык белән бирелүе сизелеп тора, шулай да ул йөзеннән елмаюын төшерми, уйларын бирелеп, табигать матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап бара. Яшли килеш ничек мондый хәлгә төшә алды икән соң ул? Кич. Бозлавык. Котчыкмалы буранда, сеңлесе белән утырып барганда, машинаның тормозлары тотмый башлый. Курку. Өметсез күзләр. Бәрелер алдыннан соңгы тапкыр чыккан курку тулы тавыш. Бу авариядә сеңлесен коткару өчен, ул үзенең яралануы хакында да оныта. Калган хәлен туплап, машинадан өстерәп чыгара да, хәлдән таеп аңын югалта. Больницада вакытта умыртка сөяге сынганы ачыклана. Озак вакыт тернәкләнү, хисапсыз операцияләр, еллар буе больниөада селкенә алмый кеше күзенә карап яту. Шулай да, тормышка мәхәббәт, яшәргә омтылу, авырлыклар алдында җиңелмәү аны янәдән тормышка кайтара ала. Авырлык белән генә бирелгән беренче адымнар, кабаттан йөрергә өйрәнү, иң беренче тапкыр урамга кеше булышуыннан башка чыгу... Һәм ниһаять, авырлык, үҗәтлек белән килгән җиңү.
Боларның барысын да каян белеп бетерде, тормышларын уйлап чыгарды ахры дип уйласагыз, ялгышасыз. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә яратуым, аларның тормышын белергә омтылуым, менә шунда ята чын дөреслек.
Шунысы кызык, якыннарыңа сөйли алмаган серләреңне бер таныш булмаган кешегә ачу җиңелрәк бит ул. Чит кеше тыңлый, китә дә синең серләрең белән югала. Ә күңелең бушый, хаман саен җанны тырнап торган авырлык та каядыр юкка чыга.
Кеше тормышы, нинди төрле, нинди тармаклы. Шул тармаклар арасыннан үз юлыңны табу авырлыр, мөгаен. Шулай да, курыкмыйча яшәргә, авырлыклар алдында баш имичә, алга атларга кирәк, миңа калса. Синең эшләгән һәр адымың, тормышыңның өзлексез бер өлеше булып ята. Тормыш. Адымнар. Ялгыш. Дөреслеккә омтылу. Язмыш. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий