пятница, 17 февраля 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                                 Алинә Юнысова

Йокы ялкаулар өчен генә түгел



Газета-журнал битләреннән, телевидение һәм радио аркылы яңа тормыш башлау, аны яхшыга үзгәртүгә карата киңәшләрне укып-ишетеп торабыз. Укучым, без дә сиңа хәзер галимнәр тарафыннан расланган берничә киңәшне тәкъдим итәрбез.
Физик һәм эмоциональ хәлне яхшырту өчен йокы мөһим рольләрнең берсен уйный. Өлкән яшьтәге кеше, уртача алганда, 7-9 сәгатьлек төнге ялга мохтаҗ. Шулай ук йокы урынының нинди хәлдә булуы, аның ничек җиһазландырылуы мөһим: ял иткән вакытта чит-ят тавыш һәм ут таратучы җайланмалар булмау зарур. Йокы җитмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: хәтер, кәеф начараю, депрессиягә бирелү, диабет һәм йөрәк авырулары барлыкка килү, шулай ук иммунитет төшү.
Ашарга өйрәник
Дөрес туклану, мөгаен, сәламәт йокы кебек үк кирәктер. Ә начар ашау яки түбән сыйфатлы ризык – тән авырлыгы артуга һәм башка начар чирләр килеп чыгуга сәбәпче. Тикшерүләр нәтиҗәсендә ризык составында май күбрәк булса, баш миендәге мотивация һәм казанышлар өчен җавап бирүче структура эшчәнлеге түбән дәрәҗәдә булуы ачыкланган.
Әгәр ярты ел дәвамында баланың туклануына күптөрле микроэлемент һәм витаминнар кертелсә, ул интеллект ягыннан үсә, мәгълүматны яхшырак исендә калдыра башлый.
Күнегүләр өстик
Иртән йөгерәсеңме, тренажерларда шөгыльләнәсеңме яки спорт уеннарының башка төрен сайлыйсыңмы – анысы мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – даими шөгыльләнү.  Шул вакытта гына сез тырышлыгыгызның нәтиҗәсен күрерсез. Физик күнегүләр акыл дәрәҗәсенә дә уңай йогынты ясый, шулай ук Альцгеймер һәм Паркинсон авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә.
Яратмаган эш булмый
Әгәр кәефең кырылган икән, сине урап алган уңай күренешләргә игътибар ит. Мондый күнегүне көненә 10 минут эшләсәң, бик яхшы булыр. Шулай ук яратмаган эш эшләгәндә, мәсәлән, өй җыештырганда яки табак савыт юганда болай эшләү бик кулай. Әгәр дә инде бу күнегүне күңелгә ятышлы музыка белән тулыландырсаң, ул медитациягә әйләнер һәм сигез атна эчендә хәтерне, эмоциональ халәтне яхшыртыр. 
Сөйләшергә иренмик
Дус-туганнар һәм хезмәттәшләр белән очрашу безнең баш миенә уңай тәэсир итә. Аралашу өлкән яшькә җиткәннәрне зәгыйфьлектән саклый. Билгеле булганча, күңелгә хуш килерлек кешеләр белән сөйләшү телевизион программалар карауга караганда мең мәртәбә яхшырак. Шунысы да бар: өлкән яшьтәге кешеләрнең башкалар белән аралашуы аларга үзләрен җәмгыятькә кирәклеген тоярга ярдәм итә.
Яхшы кәеф кирәк
Уңай эмоция һәм яхшы кәеф – кешенең мул тормыш нигезе. Ә төрле кичерешләр, шул исәптән, тискәреләре дә, йокының, ризык кабул итүнең стабиль булуын тәэмин итә. Галимнәр раславынча, хис-кичерешләреңне контрольдә тоту, җан тынычлыгын сакларга  һәм тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөгамәләдә калырга ярдәм итә.


“Вокруг света” журналыннан алынды

Комментариев нет:

Отправить комментарий