Показаны сообщения с ярлыком ИлгизШәкүров. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком ИлгизШәкүров. Показать все сообщения
понедельник, 19 декабря 2016 г.
вторник, 29 ноября 2016 г.
Тәрҗемә итәбез Илгиз Шәкүров
Иртән күзләрне ничек ачарга?
Иртән йокыдан уяну – дөньядагы иң авыр эшнең берседер ул. Әмма йокы туймады дип иркәләнеп ятып булмый – укырга барырга кирәк. Иртәне матур һәм күңелле башлар өчен нишләргә соң? Тәмам ачылырга теләмәгән күзләрне ничек ачарга? Хәзер шуның турында сөйләшербез.
суббота, 12 ноября 2016 г.
Колагыңа киртләп куй Илгиз Шәкүров
Син мәктәптә өйрәнмәгән 11 кагыйдә
Тормыш авыр, дибез.
Бу фикерне зурлар да, яшьләр дә әйтә. Хәзерге заманда барыбызның да яңа проблемалары барлыкка килеп
кенә тора. Шушы исәптән еш кына кеше туган кыенлыклар нәтиҗәсендә берни эшли
алмый аптырап кала. Ә кем гаепле соң?
пятница, 11 ноября 2016 г.
Мөхәррир сүзе
Мөхәррир сүзен ничек язалар?
Сәлам, сәлам!
Беренче очрашуыбызны менә шулай гади итеп исәнләшүдән башлыйк әле. Чөнки әлегә
без сезне, сез безне белмисез, дигәндәй. Эчпошыргыч "Исәнмесез"ләрне
калдырып торыйк, кыскасы!
Дуслар, сезнең
кулда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 нче курс
студентлары чыгарган газета. Без - бик тә кызыклы, әмма искиткеч җаваплы һөнәр
ияләре - журналистлар булырга хыялланып йөрүчеләр. Хыялларыбыз тормышка ашар,
дип уйлыйбыз. Бу юнәлештә актив эшчәнлек тә башлап җибәрдек инде. Һәм менә, шул
эшчәнлекнең беренче коймагын бүген сезгә тәкъдим итәбез. Шуны да онытмагыз:
беренче коймак төерле була ул!
Дөресен генә
әйткәндә, мөхәррир сүзенең ничек язылганын белмим мин. Сүзен яза белмәсәм дә,
вазыйфасын булдыра алганча яхшы башкарырга тырыштым. «Тугыз фикер» газетасында
без кафедрабызга кагылган барлык темаларны яктыртачакбыз. Басмабыз тугыз яшь
каләм иясенең тугыз төрле фикерен сыйдырачак. Әмма безнең юнәлеш бер:
журналистика баскычлары буйлап өскә үрмәләү. Бу санда студент булу бәхетеннән
туган язмалар, эксклюзив интервьюлар, файдалы мәгълүматлар урын алды. Алар
һәммәсе сезгә кызыклы булыр дигән өметтә калам.
Яза белмәсәм дә,
шактый язылды бу мөхәррир сүзе. Йә ярар, кызыксынудан ялтыраган күзләрегезне,
газета битләрен актарырга ашыккан бармакларыгызны бүтән сынамыйм. «Тугыз фикер»
газетасының беренче саны әзер! Һәм ул бары тик Сезнең өчен! Рәхим итеп,
газетабыз битләрен кыштырдата башлагыз инде! :)
Сезнең һәрберегезне
хөрмәт итеп, бу санның баш мөхәррире Илгиз
Шәкүров.
Сан шәхесе Илгиз Шәкүров
Татар журналистлары арасында язмышы аның белән
бәйле булмаган кеше юктыр. Гомумән, журналистлар гына түгел, каләмгә ия һәр
кеше аның исеме белән яхшы таныш. Үткер журналист, акыллы галим, тугры гаилә башлыгы
булган әлеге кеше бар җирдә дә зур хөрмәткә ия. "Журналистика атасы"
дип атар идем мин аны. Сүзем КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары
мәктәбенең татар кафедрасы җитәкчесе Васил Заһит улы Гарифуллин турында.
Газетабызның беренче санын аның хәер фатихасыннан башка чыгару дөрес булмас
иде. Җитмәсә, әле ул шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен да билгеләп үтә!
Димәк, аның үткән тормышка нинди нәтиҗәләр ясавын, бүгенге көндә ниләр белән
януын, киләчәккә нинди планнар коруын белү өчен менә дигән вакыт хәзер.
Ваcил Гарифуллин физик булырга тиеш булган!

Подписаться на:
Сообщения (Atom)