Тәрҗемә итәбез Раилә Вәлиуллина
Показаны сообщения с ярлыком РаиләВәлиуллина. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком РаиләВәлиуллина. Показать все сообщения
вторник, 7 марта 2017 г.
Мөхәррир сүзе
Сәлам, сәлам, кадерле укучыбыз!
Кышкы сессия, озын-озак каникуллардан соң
«Тугыз фикер»дә сине янәдән сәламләвебезгә чиксез шатбыз. Сагындыгызмы?
Менә бит, йөрәкләрне ике-өч мәртәбә ешрак тибәргә мәҗбүр иткән, билет ятлап, төн йокыларын калдырган сессия үтте дә китте. Аллаһка шөкер, имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырдык. Тагын бер сөенче: бездә өстәмә сессиягә калучылар да булмады. Горурланам сезнең белән, төркемдәшләрем. Котлыйм! Моннан соңгы сынауларны да җиңел үтәргә насыйп булсын.
Ял иттек, көчләр җыйдык, инде җиң сызганып эшкә керешергә дә вакыт. Ә алда торган максатлар күп тырышлык таләп итәчәк: янәдән курс эшләре яклыйсы, рефератлар тапшырасы, төрле редакцияләрдә практика үтәсе... Әйе, вакыт бик тиз уза. Шулай да бу семестр барышында үзебезнең “Тугыз фикер”ебез турында онытмасак иде, дуслар! Яңа кызыклы материаллар белән баетыйк, яшәтик, озын гомерле итик яраткан блогыбызны!

понедельник, 19 декабря 2016 г.
Мөхәррир сүзе
Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын...
Карда шуа-шуа Алсу килә,
Җиң эченә тыккан кулларын...
Җиң эченә тыккан кулларын...
Сәлам-сәлам, кадерле укучыбыз!
Тулай торак тәрәзәсеннән тышка карадым да, ирексездән Такташның шушы шигыре искә төште бит әле. Гаҗәп! Әле кайчан гына сары яфрак яңгыры астында укырга бара идек, инде Алсу сыман кулларны җиң эченә тыгып кар тулы урам буйлап атлыйбыз. Бигрәк тиз үтә бу вакыт дигәннәре!
Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шушы матур кышкы көннәрдә чыршы тирәли әйләнеп, Кыш бабайдан бүләк көтеп ятасы, кар-бураннардан да курыкмыйча чаңгы-чана шуасы иде, ә! Юк шул, булмый. Яңа елдан бигрәк сессиягә санаулы көннәр калып бара дигән уй “шатландыра” хәзер без – студент халкын. Контроль эшләр, зачет, имтиханнар... Кайсына гына өлгерәсе?! Әле бит практика да бар: мәкалә, тәрҗемәләр әзерләргә кирәк.
Шундый киеренке вакытта “Тугыз фикер”гә язарга вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт, төркемдәшләрем. Өлгермәбез дип бик курыккан идем, әмма булдырдык бит – мәкаләләр әзер!
Имтихан-зачетларны да шулай вакытында тапшырырга, сессияне җиңеллек белән ябып, киләсе елларга исән-сау керергә язсын!
Рәилә Вәлиуллина.
вторник, 29 ноября 2016 г.
КФУ тормышы Раилә Вәллиулина
Корпоратив матбугат ничек яши? Башка вакытлы матбугаттан нәрсәсе белән аерыла алар? Бүгенге көндә газета редакторларын ниләр борчый? Чыгыш ясаучылар конференция барышында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар.
КФУ газеталары ничек яши?
15 ноябрь көнне Казан федераль университетында «Корпоратив ГМЧ: нәтиҗәлеккә ирешү серләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бу чараны быел үзенең 5яшьлек юбилеен билгеләп үтүче “Darelfөnyn” газетасы оештырды.Корпоратив матбугат ничек яши? Башка вакытлы матбугаттан нәрсәсе белән аерыла алар? Бүгенге көндә газета редакторларын ниләр борчый? Чыгыш ясаучылар конференция барышында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар.
суббота, 12 ноября 2016 г.
Замана шаукымы Раилә Вәлиуллина
Эзлим сине яки XXI гасыр “афәт”е
Эзлим сине яки XXI гасыр “афәт”е
XXI гасыр — тормышыбыз
алга киткән, аң-белем дәрәҗәсе арткан, технологияләр алга киткән чор, дибез. Яшьләрнең
генә түгел, урта буын әһелләренең һәрберсендә телефон, смартфон бит хәзер. Исең
китәрлек! Әле кайчан гына ниндидер бер могҗиза булып тоелган нәрсәләр безнең
өчен гап-гади күренешкә әйләнде.
пятница, 11 ноября 2016 г.
Тәрҗемә итәбез Раилә Вәлиуллина
Казанның беренче курс студентлары Белем
көнен “Казан” гаилә үзәге каршында ачык һавада узган концертта үткәрделәр.
Гаилә үзәге каршына җыелган студентларга полиэтилен плащлар өләшсәң дә
комачауламас иде - иртәдән яңгыр яуды, Казансу ярларыннан салкын җил исте.
Шулай да “Чаша” янындагы концертка меңләгән студент җыелды. Яңгыр һәм салкын
җилдән кем ничек котыла ала: берәүләр кулчатыр астына яшеренә, икенчеләр бии...
Кайнар кофе сатучы кибетләр каршында озын чиратлар хасил булды. Яңгырдан качу
чарасы булып сәхнә тирәсендә урнаштырылган парталар да хезмәт итте.
Яңгырдан парта астына

Мин КФУны сайлыйм! Раилә Вәлиуллина
КФУ – зур,
бердәм гаилә. Инде 25 мең студентны үз канаты астына җыя алган ул. Федераль
дәрәҗәдәге уку йортына керү теләге белән Рәсәй яшьләре генә түгел, дөньяның
башка почмакларында яшәүче кешеләр дә яна бит. Шуңа күрә дә КФУның масштаблары
елдан ел киңәя. Нигә нәкъ менә КФУны
сайлый икән чит ил студентлары? Туган җирләрен, якыннарын калдырып китүне ничек
кичерәләр алар?Татарстан, Казан мөхитенә ияләшү авыр микән? Шушы сорауларга
студентлардан түбәндәге җавапларны ишеттек.
Рәсәй салкыннары киртә түгел

Подписаться на:
Сообщения (Atom)