вторник, 29 ноября 2016 г.

Иҗат                                                                                     Алинә Юнысова

Яңа дулкын 

Әлеге яшьләргә карагач, татар әдәбиятының киләчәге бар дип горурланырга була. Сүз 17 ноябрь көнне Г. Камал театрының кече сәхнәсендә үткән “Калеб” клубы оештырган “Яңа дулкын” проекты турында бара. 




“Калеб. Яңа буын җыены” – иҗатка тартылган шәхесләрне бер казанда кайнатучы оешма ул. Алар үткәргән кичәләрдә, очрашуларда татар яшьләре фикердәшләрен таба, үз сүзен ирештерә ала. “Яңа дулкын” проекты да әнә шундыйларның чираттагысы. Әлеге проект 17 яшь студент-шагыйрьләрне бер сәхнәдә җыйды. 
Ярым караңгы сәхнә. Киләчәкнең шагыйрьләре бер-бер артлы сәхнәгә чыгып ак розалардан чылбыр тезәләр. Бу чылбыр шигърият дөньясына салынган ак юлдыр дип фаразларга мөмкин. Һәр шагыйрьнең ике шигырен ишетү мөмкинлеге булды. Беренчесен аклы-каралы экран аша Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар кебек театр артистлары башкаруында тыңласак, икенче тапкыр инде шагыйрьләр әсәрләрен үзләре башкарды. Шуннан соң мәртәбәле жюрилар шигырьләр буенча үз фикерләрен әйттеләр. Шунысы кызык: алар я “әйе”, я “юк” дип әйтәләр. Ике тапкыр “юк” дигән җавап була икән, чыгыш ясаучы киләсе турга үтми. Сүз уңаеннан, шигърият сөючеләр гыйнвар аенда “Яңа дулкын”ның киләсе турын күрә алачак. 
Жюрида танылган иҗат кешеләре бәяләде. Алар арасында Галимҗан Гыйльманов, Илсөяр Ихсанова, Фәүзия Бәйрәмова, Эльмир Низамов, Булат Гыйльманов һәм Илшат Рәхимбай бар. 
Яшь шагыйрьләргә мактаулы да, тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Ә Ф.Бәйрәмова исә : “Мәхәббәткә багышланганнардан бигрәк, милләт өчен борчыла торган әсәрләр көтәбез”, – дип белдерде. Катнашучылар үзләре мондыерак фикердә: 
“Биредә атмосфера искиткеч. Яңа кешеләр, аларның иҗатлары белән танышу иҗатны башка яклап та аңларга ярдәм итә. Шушындый күренекле шәхесләр алдында чыгыш ясау һәм Г. Камал театры сәхнәсендә басып тору – ул үзе бер горурлык. Әлбәттә, барыбыз да дулкынланды”, – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Ландыш Салихова. 


“Яңа дулкын”ның киләсе туры Г. Камал театрының олы сәхнәсендә үтсә дә зал тулыр кебек. Тамашачылар бик күп иде. Ә алар кичә турында нинди фикердә икән? Гомумән, шигырьләр укыйлармы? Бу хакта КФУның Социаль фәлсәфи фәннәр hәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты Лилия Туктаровадан сорадык: 

“Шигъриятне мин бик яратам. “Яңа дулкын” кичәсе искиткеч үтте. Форматы, гади, кыска һәм ачык булуы белән ошады. Мин үзем Һади Такташ, Илдар Юзеев, Хәсән Туфанның әсәрләрен яратып укыйм. Рус әдәбиятына килгәндә, Сергей Есенин, Белла Ахмадуллина иҗатларына гашыйкмын”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.                                                                             

Комментариев нет:

Отправить комментарий