суббота, 12 ноября 2016 г.

Мәдәният                                                            Айсылу Нигъмәтҗанова


Чулпан Җәлилова: “Без хәтерлибез икән, димәк, каһарманнар исән” 



2016 нчы ел Татарстан Республикасында танылган шәхесләрнең юбилее буларак та истә калыр, минемчә. Аерым алганда, ТР быел М.Җәлилнең 110 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә агымдагы елның көзендә классик музыканың 3 хәйрия концерты булып узды. Беренчесе 13 нче октябрьдә Сарман районы Җәлил бистәсендә, икенчесе 14дә Чаллының “Орган зал”ында үткәрелде, һәм әлеге музыкаль программа Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында 15 нче октябрьдә тәмамланды.


Хәйрия  концертлары  Дөньякүләм “Балалар балаларга ярдәм итә” (“Дети помогают детям”) проекты кысаларында оештырыла. Сүз уңаеннан, әлеге программа инде 7 елдан артык Рәсәй күләмендә дә,  чит илләрдә дә шактый уңышлы уздырыла.  Мәсәлән, Германия, Дания, Польша, Франция, Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм Калининградта мондый концертлар бик  югары дәрәҗәдә үткәрелә.

Проектның асылы сәләтле, яшьләре 7-18 гә кадәр булган, бөтен Рәсәй буйлап сайлап алынган талантлы балалар ярдәме белән хәйрия концерты оештыру. Концертта катнашучы әлеге яшь музыкантлар профессиональ рәвештә илебезнең ике иң  абруйлы уку йортыннан: П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Консерваториясе яны Үзәк Мәктәбе һәм Махсус Гнесин исемендәге Музыка мәктәбе шәкертләре.  Өстәвенә, яшь булуларына карамастан, музыкантлар бик күп мәртәбәле исемгә лаек булган һәм хәтта дөньякүләм музыка конкурсларының лауреатлары да.

Әлеге концертларда тупланган  матди ярдәм, традицион рәвештә мохтаҗлыкта яшәүче балаларга бирелә. Үткәрелгән концертлардан кергән акчаларга ремонтлар эшләнгән һәм  кыйбатлы медицина җиһазлары алынган. Ә 13, 14, 15 нче октябрь көннәрендә җыелган барлык чаралар да Казандагы Республика Балалар хастаханәсенә һәм әле күптән түгел генә ачылган балалар хосписына җибәреләчәге әйтелде.

 Хәйрия концерты гастрольләренең оештырылуы  Муса Җәлил гаиләсенең яңа буын вәкилләре, Президент җитәкчелегендә Татарстан Дәүләте хөкүмәтенең, шулай ук сәнгать, мәдәният эшлеклеләре  ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект чынга ашсын өчен уз көчен керткән сәнгатьне яклау фонды “Арт-линия” һәм үз эченә 206 илдән 1,5 млн халыкны туплый торган халыкара хәйрия оешмасы “Lions Clubs International” ны да әйтеп узарга кирәк.


Казанда үткән хәйрия концертын миңа да карарга туры килде. Мәһабәт зур бинада булды ул. Ике бүлек, аннан соң, антракт Нәкъ менә тәнәфес вакытында килгән тамашачыга зал буенча урнаштырылган логотиплы тартмаларга кечкенә сабыйлар иминлеге өчен үзләреннән өлеш чыгарырга мөмкинлек бирелде. Концертка барган чакта, мин нишләптер зәңгәр экраннардан күргәнчә, зур бер оркестр уйнавын көткән идем, әмма биредә музыканы балалар индивидуаль рәвештә тудырды. Мине иң сөендергәне һәм шул ук вакытта иң нык гаҗәпләндергәне ул  –  мәктәп яшендә генә булган музыкантларның бик күп дәрәҗәле  исемнәре булуы. Иң кечкенә башкаручы Елизавета Малышева– Җәлилгә нибары 8 яшь, әмма аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, уйнавы һәркемне сокландырырлык иде. Кызчык һәм аның абыйсы Михаил Митрофанов– Җәлил  –  Муса Җәлилнең оныклары. Икесе дә скрипкада уйныйлар, әниләре Татьяна исә фортепианода көйләр башкара. Музыкага сәләтләре  карт бабаларыннан күчкән дип саныйлар алар.
      Шулай ук кларнетта уйнаучы Осип Чебурашкинны,  фортепианочылар Никита Коровин һәм инде 4 яшеннән әлеге уен коралы белән тормышын бәйләгән ( бүген аңа 9 яшь) Родион Шакиров, ксилофончы Марат Баймөхәммәтовны да атап китәргә кирәк – алар да берсеннән-берсе матур пьесалар башкардылар.
   Ә 17 нче октябрь көнне КФУның ректор бакчасында Муса Җәлилнең сыны куелды. Бу чарада Муса Җәлилнең  кызы Чулпан һәм оныгы Татьяна да катнашты. Соңгысы “Балалар балаларга ярдәм итә” хәйрия концертында җыелган акчаларны хосписка тапшырды. Чулпан Җәлилова
"Без гаиләбез белән Татарстанга кагылышыбыз булганга бик сөенәбез. Үзебез Мәскәүдә яшәсәк тә, биредә еш булабыз. Казан университетында бик күп талантлы кешеләр укыган, шуңа күрә Муса Җәлил һәйкәле монда торуы ул – бик зур мәртәбә. Минем әтием тормышны һәм яшьлекне бик ярата иде,хәзер яшьләр әлеге һәйкәлне күреп йөриячәкләр – бу безнең гаилә өчен бик зур бәхет. Без хәтерлибез икән, димәк безнең  каһарманнар исән", –   диде ул.
Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узган тамаша –  бер яктан, мохтаҗларга ярдәм итү дигән изге теләк белән уздырылса, икенче яктан танылган шәхесләребезне хәтерләрдә кабат яңарту, искә алу. Ә халкыбызның бөек шәхесләрен онытырга безнең хакыбыз юк.
            

Комментариев нет:

Отправить комментарий