вторник, 29 ноября 2016 г.

Тәрҗемә итәбез                                               Назлыгөл Мәсәлимова

Ә син матур киендеңме? 

Кемнең генә матур киенеп, төс-кыяфәте белән башкаларны каратасы килми икән. Үз стилеңне булдыру, мода тенденцияләрен һәрдаим карап бару, күпчелек студент чорында күзәтелә. Кешеләрдән аерылып тору теләге барлыкка килә. Башкаларга охшамауның сере нидә икән соң? 
Иң беренче чиратта алтын урталыкны таба белергә кирәк, уртак тенденциядән еракка китәргә ярамый, шул ук вакытта үзеңнең теләкләреңне дә исәпкә алырга кирәк. 
Студентлар күп очракта бер-берсенә охшаш булулары белән канәгать түгелләр. Кызлар: “Мин үземне инфузория башмакчыгы итеп хис итә идем. Заколкалар, каеш, күлмәк, “сапогилар” – менә безнең иң төп коралыбыз, ләкин бөтенесе дә бер үк кибеттән алынган.” диеп искәртә. 
Гомуми яшәү мохите үзенең җимешләрен бирә. Безнең бер үк матурлык критерийлары сакланган, бу гаҗәпләнерлек тә түгел, без үзебезгә ориентлашабыз. Ә менә кеше арасына чыкканда үзеңне күрсәтәсе килә башлый. 
Шәхси зәвык вакыт белән генә барлыкка килә. Әлеге процесс мәктәптән үк оеша, ләкин студент булгач кына нәтиҗәләрен күрсәтә. 
Һәркемнең дә үзен кабатланмас шәхес итеп күрәсе килә. Студент нәрсә өчен киенгәне турында уйламый, мода артыннан куа, һәм индивидуальлеген югалтканын сизми дә кала. 
Шулай да, студентларның иреге, идеяләре, яңа карашлары бар. Алар моның белән бик яхшы кулланалар да, катгый карашлардан баш тарталар. Ни телисең шуны эшләргә, сайларга була. Ялгышлар гафу ителә, чөнки тәҗрибә туплау хаталарсыз гына булмый. 
Күпчелек вакытта, без үзебезнең стильне табар өчен төрле эксперементларга барабыз. 
Иң кыю эксперементлар кеше карашын җәлеп итә, ләкин һәрвакытта да яхшы яктан гына түгел. Вакыт белән үзеңнең шәхси стилең барлыкка килә. Мәсәлән озын челкалы, яшел пальтолы, кызыл туфлиләрдән булган кызга әйләнәсең. Әйе, әгәр дә бу синеке икән, чынлыкта та да матур күренергә мөмкин. 
Миңа калса, талант ул – әбиеңнең иске күлмәген кичә генә алган мәрҗәннәр белән туры китерүдә чагыла. 
Студент модасына кумирлар да йогынты ясый. Алар теләсә кем була ала, мәсәлән озын чәчле, кара тырнаклы, буялган күзле булырга да мөмкин. Кемгә ничек уңыш елмая инде. Һәр заманнын үз модасы була. 
Беренче курста барсы да җайлы: кызлар да егетләр дә, башлыктан, кедалардан, беркатлы караш һәм тонна косметика. Яшь барган саен, эшләр катлаулана. Дөньяга карата караш белән беррәттән киенү “манерасы” да үзгәрә. Ә башта нәрсә иде? Кычкырып торган, попугай сыман кием һәм бик күп макияж. Әйе, акыл туплар өчен нидән булса да башларга кирәктер бит. 
Ничек кенә булмасын, сайларга туры килә. Нәкъ тә студент вакытта, кеше мода дөньясына беренче адымнарын ясый. Студент өчен стиль – олы юлга басуның беренче адымы булып тора. Шуңа да башкалардан аерылып, үз-үзең булып кала белергә кирәк.

Текст http://www.justlady.ru сайтынан алынды

Комментариев нет:

Отправить комментарий