понедельник, 19 декабря 2016 г.

Милләт киләчәге                                                             Айсылу Хафизова

Татар егетле һәм кызлы булдык 



28 ноябрь көнне көтеп алынган талантлы, гореф-гадәтләрен, телен, милләтен хөрмәт итеп, аларны саклаучы мәктәп укучылары арасында уздырыла торган “Татар кызы – Татар егете 2016” бәйгесенең шәһәр этабы узды. Бәйгенең беренче этабы 1 октябрьдан 2 ноябрьга хәтле Казанның районнарында узды, нәтиҗәләр буенча финалистлар билгеләнде. 





Бәйге элеккегечә инде традициягә кергән урынында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында түгел, ә “Ак Барс” яшьләр үзәгенең концерт залында үтте. Бәлки бу үзгәрешнең сәбәбе булып, бәйгенең режиссеры алышынуыдыр, башка елларны бу бәйгенең оештыручысы режиссер Нурания Җамали булса, быел исә бәйгене оештыру дилбегәсе “Шарм” иҗат үзәге, Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мөдире Рәмзия Мөнәвир кызы Богомолова һәм Максим Геннадьевич Сколозубов кулларына күчте. Бәйгедә егет-кызлар үзләре белән таныштырып киттеләр, нинди талантка ия булганнарын, егетләрнең спортта, кызларның аш-су пешерүдә дә уңган икәнлекләрен һәм биюдә дә сәләтле булганнарын күрсәттеләр. Катнашучыларның сәләтен ачыклый торган турның темасы бөек шагыйрьебез Габдулла Тукай иҗатына бәйле иде. Бәйгенең соңгы өлешендә катнашучылар заман татар кызы белән егете нинди булырга тиеш икәнлекләрен сөйләп киттеләр. Жюри әгъзәләры һәм чараның кунаклары арасында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша, Әзһәр Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин кебек танылган шәхесләр бар иде. Озак кына бәхәсләшкәннән соң жюри уртак карарга килде. 
Һәм бәйгенең нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга төрле номинацияләрдә урын бирелде, ә инде “Татар кызы” һәм “Татар егете” 2016 исеменә быел яңа-савин районының 9нчы мәктәп кызы Камилә Шәмсетдинова белән шул ук районның 7нче лицей егете Муса Гаянов яулап алды. Әйтеп китәргә кирәк, катнашучы парның үзенчәлекләренең берсе булып инглиз телендә җыр башкару булды, җиңүчеләр калган еллар катнашучыларыннан аерылып халыкара телен белүләрен сүздә генә түгел,ә эштә күрсәттеләр.
“Камилә белән төрле мәктәпләрдән булганга без таныш түгел идек,әмма уртак телне бик тиз таптык һәм бергә эшләргә безгә уңайлы булды. Бәйгегә әзерләнү авыр булды, ләкин без барысын да ерып чыктык һәм калган катнашучыларда мин көндәш түгел, ә дуслар таптым!” – дип әйтеп китте 2016 елның Татар егете Муса. 


Фото Татар-информ рәсми сайтыннан алынды һәм kazanobr.ru 

Комментариев нет:

Отправить комментарий