понедельник, 19 декабря 2016 г.

Студент тормышыннан                                                       Алинә Юнысова

     Яманга юрамагыз




Имтиханнар чоры, сүз дә юк, авыр вакыт. Алар якынлаша башлауга чыгарылыш сыйныф укучыларының, студентларның “Эх, нигә моны алданрак укымаганмын икән?”, “Автомат булса ярар иде” дип теләүләре, белгән догаларны укулары башлана. Бу вакытта курку, дулкынлану хисләре һәрберебезгә дә таныш. Каушап барысын да бозып ташларсың кебек тоела. Белгәнеңне дә әйтми калсаң ни булыр? Әмма галимнәр раславынча, дулкынлану имтихан вакытында киресенчә ярдәм итәргә дә мөмкин. Баксаң, тынычсызларның, эмоцияләрен үз эчендә бикләп, тышка чыгармаучыларга караганда уңышка ирешү ихтималлылыгы күбрәк икән. Алар яхшы, начар хәбәрләргә дә яхшырак әзерләнгән булып чыгалар.
Калифорния психологлары мондый күзәтүләр уздырганнар: юридик мәктәпләреннән чыгучыларны имтихан булырга ике атна алдан һәм имтиханнан соң күзәткәннәр. Әлеге тикшеренү вакытында катнашучылар кайбер сорауларга җавап теркәп барган. Шуның белән галимнәр чыгарылыш укучылары арасында курку хисенең никадәр көчле икәнен; имтихан турында уйланулар күпме энергия алганын; ни дәрәҗәдә яхшы нәтиҗәгә ышанулары; күпме вакыт  уңышсызлык хакында уйлап үткәргәннәрен ачыклап чыгарганнар.
Имтиханны көтү вакытында өч төрле стратегия барлыгы теркәлгән:
1. тиздән буласы вакыйгага карата позитив караш;
2. вакыйгадан абстрактлашу;
3. начар нәтиҗә турында кайгыру.
Соңгысы, яки психологлар әйтүенчә “сакландыргыч пессимизм”, кешенең начар нәтиҗә  көтүен, әмма яхшысына ышануын аңлата.
Шулай итеп, тикшерүдә катнашкан барлык кешенең 85 проценты имтиханны тапшыра алган. Артык дулкынланган мәктәп укучылары, нәтиҗәләрнең уңышлы булуыннан таң калган, ә сынауны “ерып чыга” алмаганнары, мөмкинлек чыкса яңадан тырышып, имтиханны янә биреп карарга теләк барлыгын белдергәннәр.
Имтиханнар вакытында күтәренке кәеф белән йөргән чыгарылыш укучылары, уңай нәтиҗәгә тыйнак, ә тискәрегә ышанмау белән караганнар, каршылык күрсәткәннәр. Үз башыннан кичергәннәр белә: чыгарылыш имтиханы кебек мөһим вакыйга алдыннан күп кеше дулкынлану гына түгел, ә ачыктан-ачык курку хисе тоя.

Нинди генә юраулар, ышанулар белсәк тә, уку, уку һәм тагын бер кат уку иң кулай вариантның берсе.  Бар куркуыңны читтә калдыр һәм имтиханга тырышып әзерлән. 
Уңышлар сиңа, укучым!

Комментариев нет:

Отправить комментарий