вторник, 28 февраля 2017 г.

Студент тормышы                                                                     Айсылу Нигъмәтҗанова


Янәдән КФУны сайлар идегезме?






21 нче февральдә КФУда бердәм сайлаулар узды.  “Кабат сайлыйм” дип исемләнгән акция ректор Илшат Рәфкать улы Гафуров тәкъдиме белән үткәрелде.



Студентлар арасында уку йортына кагылышлы сораштырулар әледән әле үткәрелеп торса да,  ачык  форматта сайлаулар беренче тапкыр оештырыла.  Акция университетның   җитешсезлекләрен ачыклау һәм киметү өчен оештырыла.
 Шушы көннәрдә  “РИА Новости”  “Социаль навигатор”  проекты илебезнең иң яхшы һәм иң начар уку йортлары билгеләнүе турында хәбәр итте.  Тавышлар студентлар тарафыннан җыелган. Укытучылар составы, лекция материалының сыйфаты, аның аудиториягә бирелеше, уку йортының техник җиһазландырылуы  кебек критерийларга нигезләнгән ул. Рейтингта иң начар уку йортлары дип Казан федераль университеты, Мәскәү авиация институты, Санкт-Петербургның дәүләт экономия университеты, Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетлары  танылды.
Әмма ректорыбыз Илшат Гафуров әлеге нәтиҗәләр белән килешмәвен белдерде, КФУ башка уку йортларыннан калышмавын ассызыклады. Студентларның университет турында фикерләрен башка төрле юл белән белергә теләвен хәбәр итте. 21 нче февраль сайлаулары да шушы уңышсызлыкка җавап түгел микән?!
 Сайлау участоклары КФУның һәр бинасында оештырылды. Бланкта исә бер генә сорау: “Әгәр дә яңадан уку йортына керү мөмкинлеге булса, сез Казан федераль университетын сайлар идегезме?”.  Студент  “әйе” яисә “юк” дип кенә җавап бирә ала. Мондый кыска форматтагы сораштыру –  әле беренче генә адым. Нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, тискәре җаваплар күбрәк булган институтларда    сораштырулар  тулырак  итеп  үткәреләчәк. Шулай ук студентларга үз фикерләрен җиткерергә мөмкинлек бирелер дип көтелә.
Студентлар  сайлауларда тавыш биреп кенә калмый, оештыруда  да  актив катнаша. Мәсәлән, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 1 нче курс студенты Екатерина Галич бу эшкә бик теләп алынуын белдерде: “ Иртәнге сменада сайлаучылар белән эшләдем. Турыдан туры оештыручы булмасам  да, студентларның килү-килмәвен, бланкларны дөрес тутыруын тикшереп бардым.  Мондый чарада катнашу, минемчә,   бик кызыклы тәҗрибә. Минем сменада якынча 500 ләп кеше сайлады.  Сайлау комиссиясе каршында кайнашкан студентлар белән аралашу күңелле булды. Акция Казан федераль университеты өчен мөһим дип саныйм, чөнки биредә студентларның үз уку йортларына карата мөнәсәбәтләре ачыла.  Гомумән, үзеңне шушы зур гаиләнең бер әгъзасы итеп  тоясың,  горурлык кичерәсең. Безнең институтның нәтиҗәләре яхшы булыр дип саныйм, аларны түземсезлек белән көтәм”.
Әлбәттә, һәр кешенең тавышы шәхси тәҗрибәсенә, университет белән танышу, анда уку тарихына  бәйле. Мәсәлән, Физика институтының студенты Татьяна бакалавриатны тәмамлаганнан соң,  кабат КФУда бик теләп магистратурага керә:
“Әгәр дә Казан университетына кабат керү мөмкинлеге булса, мин моны ике дә уйламыйча эшләр идем. Гәрчә физика институты буенча гына хөкем итә алсам да. Биредә уку шактый авыр. Минемчә, бу уку сыйфатына бәйле. Өстәвенә лаборатория кабинетлары заманча җиһазландырылган,  һәрберсендә  кызыклы тикшеренүләр алып барыла. Минемчә, бу яшьләргә  фән белән шөгыльләнергә этәргеч бирә . Студентларга үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге булуына мин бик шат. Әгәр дә КФУның җитешсезлекләре бар икән, безнең тавышлар аларны  төзәтергә һичшиксез ярдәм итәчәк”, - ди ул.
Сайлаулар узды. Нәтиҗәләрне Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының  булачак социологлары   ясаячак. Алар уңай булырмы? Сайлаулар КФУга нинди үзгәрешләр алып килер?  Вакыт күрсәтер.

Фото: Павел Вахрушев , "Dragon news" сайтыннан алынган 

Комментариев нет:

Отправить комментарий