вторник, 7 марта 2017 г.

Мөхәррир сүзе

Сәлам, сәлам, кадерле укучыбыз!


      Кышкы сессия, озын-озак каникуллардан соң «Тугыз фикер»дә сине янәдән сәламләвебезгә чиксез шатбыз. Сагындыгызмы?
       Менә бит, йөрәкләрне ике-өч мәртәбә ешрак тибәргә мәҗбүр иткән, билет ятлап, төн йокыларын калдырган сессия үтте дә китте. Аллаһка шөкер, имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырдык. Тагын бер сөенче: бездә өстәмә сессиягә калучылар да булмады. Горурланам сезнең белән, төркемдәшләрем. Котлыйм! Моннан соңгы сынауларны да җиңел үтәргә насыйп булсын.
      Ял иттек, көчләр җыйдык, инде җиң сызганып эшкә керешергә дә вакыт. Ә алда торган максатлар күп тырышлык таләп итәчәк: янәдән курс эшләре яклыйсы, рефератлар тапшырасы, төрле редакцияләрдә практика үтәсе... Әйе, вакыт бик тиз уза. Шулай да бу семестр барышында үзебезнең “Тугыз фикер”ебез турында онытмасак иде, дуслар! Яңа кызыклы материаллар белән баетыйк, яшәтик, озын гомерле итик яраткан блогыбызны! 


Комментариев нет:

Отправить комментарий